news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында кайбер төбәкләрдә югары белемне бушлай итәргә тәкъдим иттеләр

Бу әлеге төбәкләрдәге югары уку йортларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга, шулай ук туган ягында калучы яшьләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында кайбер төбәкләрдә югары белемне бушлай итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов шундый инициатива белән чыкты. Депутат фикеренчә, бу әлеге төбәкләрдә урнашкан югары уку йортларының җәлеп итүчәнлеген арттырырга, шулай ук туган ягында калучы яшьләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Чернышов искәрткәнчә, югары уку йортын тәмамлаган яшьләр шул ук төбәктә эшли алачак.

Парламентарийлар шулай ук чит ил студентларына квоталарны арттырырга кирәк дип саный. Бүгенге көндә Россия югары уку йортларында 220 меңнән артык чит ил студенты белем ала. 2025 елга аларның саны өч тапкырга диярлек артырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100