news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында Камилә Вәлиевага хөкүмәт бүләге бирергә тәкъдим иттеләр

Пекинда узган Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча ярышлар кичә тәмамланды.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпия чемпионына тиешле барлык бүләкләрне дә алырга тиеш, дип белдерде. 

Свищев сүзләренә караганда, Вәлиеваның ирекле программадагы тискәре нәтиҗәсе 15 яшьлек спортчыга мыскыллы мөнәсәбәт һәм Россиянең фигуралы шуу спортына каршы мәгълүмати сугыш белән бәйле.

«Вәлиевага бәйле вазгыятьтә теләгән нәрсәләренә ирештеләр. Аңа шулкадәр басым ясалды, безнең йолдызчыгыбыз аны күтәрә алмады. Без Камиләне котлыйбыз һәм яратабыз. Аны Олимпиадага кадәр уздырдылар, команда турнирында алтын медаль алырга бирделәр һәм безнең фигуралы шууга каршы әлеге мәгълүмати сугышны башлап җибәрделәр. Болар барысы да Россиядә допинг белән бәйле проблемалар булуын күрсәтү өчен эшләнде», — дип, Свищев сүзләрен китерә «Чемпионат».

Моннан тыш, ул, дүртенче урынга карамастан, Вәлиеваның хөкүмәт бүләген алырга тиешлеген дә белдерде. «Вәлиевага ул кичергәннәрнең барысы өчен дә үзен хөрмәтләүне һәм бүләкләүне оештырырга кирәк. Ул — җыелма командабызның команда турнирында җиңү яулаучыларның берсе. Ул өйдә үзен якланган итеп тоярга һәм аңа тиешле барлык бүләкләрне дә алырга тиеш. Бу хөкүмәт бүләге булырга тиеш», — дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, Пекинда узган Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шуу буенча ярышлар кичә тәмамланды. Алтын медальгә Анна Щербакова ия булды, көмешне Александра Трусова яулады, ә Камилә Вәлиева ярышларны дүртенче урында төгәлләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100