news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында көзге сессиядә кабул ителгән законнарның иң көтеп алынганын атадылар

Роумингны кичектерү турындагы законны Дәүләт Думасының барлык фракцияләре хуплады.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Гомумроссия роумингын кичектерү турындагы закон Дәүләт Думасында көзге сессиядә кабул ителгән законнарның иң көтеп алынганы булды. Бу турыда Парламентның түбәнге палатасы рәисе Вячеслав Володин әйтте. Россия Дәүләт Думасының рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Гражданнар бу законны көтте. Ул безнең илдә яшәүче һәркемгә диярлек кагыла», — диде Вячеслав Володин.

Парламентның түбәнге палатасы рәисе роумингны кичектерү турындагы законны Дәүләт Думасының барлык фракцияләре хуплавын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot