Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасында көндез юлларны ремонтлауны тыярга тәкъдим иттеләр
Көндез юлларда ремонт ясауны тыю бөкеләрне киметергә һәм икътисади югалтулардан качарга ярдәм итәр иде, дип өметләнә депутат Иван Сухарев.
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында көндез федераль һәм ике полосалы хәрәкәт булган юлларны ремонтлауны тыярга тәкъдим иттеләр. Бу хакта RT депутат Иван Сухаревның Россия транспорт министры Евгений Дитрихка мөрәҗәгатенә сылтама белән хәбәр итә.
Көндез юлларда ремонт ясауны тыю бөкеләрне киметергә һәм икътисади югалтулардан качарга ярдәм итәр иде, дип өметләнә парламентарий.
"Юл эшләре еш кына җәйге чорда – россиялеләр ялга барганда үткәрелә. Алар күтәренке кәефләрен юкка чыгарып, күпсәгатьлек бөкеләрдә торырга мәҗбүр була", - диде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз