news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында халык өчен ирекле Яңа ел каникуллары кертергә тәкъдим иттеләр

Мондый үзгәрешләр бәйрәмнәрдән соң эш графигына җиңелрәк җайлашырга ярдәм итәчәк, дип белдергән инициатива авторы Борис Чернышов.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышов Россиядә ирекле Яңа ел каникуллары кертергә тәкъдим иткән. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, россиялеләр эшкә 1 гыйнварда чыга алыр, ә калган бәйрәм көннәрендә үзе теләгәнчә ял итәр иде.

«Бу очракта кеше ирекле рәвештә билгеле бер көннәрне чираттагы ялына өсти алачак», - дигән депутат.

Мондый үзгәрешләр бәйрәмнәрдән соң эш графигына җиңелрәк җайлашырга ярдәм итәчәк, дип белдергән инициатива авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100