news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында депутатларның хезмәт хакын кыскартырга тәкъдим иткәннәр

Хөкүмәт әлеге закон проектын хупламады.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт Думасында сенаторларның һәм депутатларның хезмәт хакын ил буенча 35 мең булган уртача хезмәт хакы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр. Закон проекты “Справедливая Россия” лидеры Сергей Миронов һәм әлеге фракция депутаты Олег Нилов тарафыннан кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук проектка парламентарийлар өчен медицина, санатор-курорт, көнкүреш һәм пенсия тәэмин ителеше буенча кайбер дәлилләнмәгән өстенлекләр дә кергән. Бу парламент корпусын тоту чыгымнарын шактый киметәчәк, дип саный закон проекты авторлары.

Хөкүмәт депутат һәм сенаторларның югары хезмәт хакы аларның эшчәнлегенә бәйле дип, әлеге тәкъдимгә каршы чыккан. Хәзерге вакытта закон чыгару процессының катлаулы һәм интенсив булуы сизелерлек артты, дип билгеләп үткән Министрлар Кабинеты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100