Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасында даруларны рекламалауны тулысынча тыярга тәкъдим иттеләр
Кешеләр реклама басымы астында чит ил препаратлары сатып ала, Россия җитештерүчеләренең исә мондый реклама кампанияләре үткәрү өчен акчасы юк, диде Ярослав Нилов.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк, чөнки кешеләр еш кына реклама басымы астында чит ил препаратлары сатып ала, Россия җитештерүчеләренең исә мондый реклама кампанияләре үткәрү өчен акчасы юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.
«Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк», - диде Нилов Россия сәламәтлек саклау атналыгы ачылышында.
Ул билгеләп үткәнчә, дару – социаль продукт ул, кешеләр аларны юнәтү өчен шактый зур акчалар сарыф итә һәм препаратларны рекламаның көчле басымы астында сатып ала. «Безнең дару җитештерүчеләр чаң кага башлады инде. Алар үз товарларын тәкъдим итү өчен бюджет акчалары бүлеп бирә алмавын әйтә. Даруханәләрдә без чит ил товарларының зарарлы йогынтысын күрәбез, безнең җитештерүчеләр анда хәтта үз препаратларын да куярлык хәлдә түгел», - дип ачыклык кертте Нилов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз