news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында БДИны бетерү турында закон проектын хупламадылар

Закон проектының авторлары дәүләт имтиханын башкарма хакимият органнары раслаган биремнәр буенча үткәрергә тәкъдим иткән булган.

 (Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ») Россия Дәүләт Думасы депутатлары Бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында закон проектын беренче укылышта ук хупламады, дип хәбәр итә RT.

Закон проектының авторлары – ЛДПР вәкилләре Владимир Жириновский, Алексей Диденко һәм Михаил Дегтярев мәктәпне тәмамлаганда һәм югары уку йортына укырга кергәндә БДИ тапшыруны бетерергә, ә аның урынына башкарма хакимият органнары раслаган биремнәр буенча дәүләт имтиханнары тапшырырга тәкъдим иткән булган. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot