news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында балаларга куәтле пневматик корал сатуны тыярга тәкъдим иттеләр

Тәкъдим кабул ителсә, хокук бозган өчен юридик затларга 50 мең сумга кадәр штраф салыначак.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" депутаты Айрат Фәррахов балаларга энергиясе 0,5 Дж күрсәткечтән артып киткән пневматик корал сатуны тыя торган канун проектын әзерләп, аны фракциянең экспертлар советына керткән. Тәкъдим кабул ителсә, хокук бозган өчен юридик затларга 50 мең сумга кадәр штраф салыначак, дип яза ТАСС агентлыгы.

"Пневматик пистолетлар күңел ачу атышы өчен ясалган. Әмма кайчак әлеге шөгыль мәрхәмәтсез уенга әверелә, мишень буларак кешеләр һәм хайваннар сайлана. Офтальмолог табиблар фикеренчә, әлеге куркыныч уенчык күзне җәрәхәтли, шул вакытта бик җитди нәтиҗәләргә, инвалидлыкка китерүгә сәбәп булып тора", – дип яза депутат.

Бер үк вакытта Айрат Фәррахов административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына төзәтмәләр дә әзерләгән. Аның нигезендә балаларга 0,5тән 3 Дж куәтле коралга охшаш эшләнмәләр, пневматик винтовкалар саткан (шулай ук аларны канунсыз ясау) гражданнарга пневматик коралны тартып алу яки ансыз 1 меңнән 5 меңгә кадәр, вазифаи затларга коралны тартып алу яки алты айдан бер елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итү очрагы белән 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затларга коралны тартып алу яки аларның эшчәнлеген 30 тәүлеккә кадәр административ туктату белән 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100