news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында бала тәрбияләү буенча пособиенең вакытын озайтырга тәкъдим итәләр

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын булмаган затларга да акча түләү күздә тотыла.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Бала тәрбияләү буенча пособиене өч яшькә кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Бу хакта әлеге закон проектын әзерләнгән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетының депутаты Сергей Вострецов сүзләренә сылтама биреп, РИА Новости язып чыккан.

Шулай ук бу инициатива билгеләнгән күләмдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын булмаган затларга да акча түләүне күздә тота. Айлык түләү суммасы бу очракта һәр балага өч мең сум тәшкил итәчәк.

Хәзер бала карау буенча түләүләр беренче ел ярым дәвамында гына бирелә, аның күләме уртача хезмәт хакының якынча 40 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, сумма эшләү-эшләмәүгә, ялга киткәнче булган хезмәт хакына, шулай ук кайсы төбәктә яшәгәнеңә дә бәйле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100