news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасында аз керемле гаиләләрне керемгә салымнан азат итү идеясен шәрехләделәр

Аз керемле эшләүче гражданнар дәүләтнең, җәмгыятьнең барлык катламнарының теләктәшлеген тоячак.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты башлыгы Сергей Гаврилов аз керемле гаиләләрне физик затлар керемнәренә салымнан (НДФЛ) азат итү тәкъдимен югары бәяләде. Мондый алым кризис шартларында яшәү чигендәге гражданнарга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, диде ул. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ил җитәкчелеге тәкъдимне хупласа, без каршылыкларны киметүгә һәм җәмгыятьне берләштерүгә киләчәкбез.

«Илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен, җиңел сәнәгать товарларын җитештерүнең ихтыяҗы һәм җитештерү күләме арту бик мөһим, шулай ук ул категория гражданнарының керемнәре күләгәдән чыгарылачак», — диде Сергей Гаврилов.

Парламентарий фикеренчә, төбәкләрнең үзенчәлеге турында да уйларга кирәк, чөнки кайдадыр «ярлы халыкның кереме ил буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак». Моңа бәйле рәвештә, депутат сүзләренчә, җирле бюджетларның югалтуларын компенсацияләргә, акчаларны федераль бюджеттан трансфертлар ярдәмендә яңадан бүлү, милек салымнар белән идарә итүне яхшырту, төбәк бюджетлары чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлеге бирәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot