news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында аспирантларга диссертация яклауга бару өчен түләргә тәкъдим иттеләр

Депутат соңгы вакытта Россиядә күп санлы диссертация советлары ябылганын билгеләп үтте.

(Казан, 5 февраль , «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев (ЛДПР), диссертация советы башка шәһәрдә урнашкан очракта, аспирантка үз диссертациясен яклау өчен, Россиядә «аспирант юл йөрү түләве» кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Депутат «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры Олег Белозеровка һәм вице-премьер Татьяна Голиковага тиешле хатлар юллады.

«Федераль бюджет акчалары хисабына аспирантка юл йөрү билеты ясарга тәкъдим ителә. Бу үзенә күрә ике якка да бушлай билет. Ул ике сәфәрдә: яклау алды һәм кандидатлык диссертациясен яклауга булачак. Мондый ташлама аспирантны сәфәр чыгымнарыннан азат итәчәк. Дәүләт өчен бу чыгымнар илдә яшь галимнәр саны арту белән чагыштырганда шактый зур булмаячак», - диелә РИА Новости карамагында булган хатлар текстында.

Депутат соңгы вакытта Россиядә күп санлы диссертация советлары ябылганын билгеләп үтте. Шул ук вакытта күп кенә аспирантлар эш белән укуны бергә алып барырга мәҗбүр, күпләре университеттан читтә эшли, ә аларның хезмәт эшчәнлеге берничек тә диссертация темасына бәйле түгел. Булачак фәннәр кандидаты кандидатлык диссертациясен читтән язу белән шөгыльләнә ала, әмма яклау алды һәм яклауда ул шәхсән катнашырга тиеш, дип билгеләп үтә парламентарий.

«Ташлама булачак фәннәр кандидатлары өчен максималь уңайлы шартлар булдырырга ярдәм итәчәк, чөнки нәкъ менә алар мәгариф өлкәсендә, шулай ук тулаем илебез өчен, халыкара аренада аның позициясен ныгытып, лидерлыкны гарантияли», - дип саный Чернышев.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100