Дәүләт Думасында Алинә Кабаеваны ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе алыштырырга мөмкин
Евгений Гришин партия исемлегендә - беренче
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Аяз Исмәгыйлев). Россия парламенты түбән палатасыннан Алинә Кабаева киткәч бушаган РФ Дәүләт Думасы депутаты урынын ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин биләргә мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Искәртеп узабыз: Алинә Кабаева Дәүләт Думасына “Бердәм Россия” исемлеге буенча Татарстаннан сайланган иде.
“Без, исемлек буенча Дәүләт Думасына Татарстаннан вәкил узсын өчен, бу урынга дәгъва итәчәкбез, чөнки без бу хокукка ия”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, исемлектә беренче урында Гришин тора, нәкъ менә аның кандидатурасы тәкъдим ителәчәк.