news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коммуналь хуҗалык өчен түләгәндә комиссия алмау турында закон проекты кертелә

Мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләре, түләүнең ничек башкарылуына карамастан: банк кассасы, онлайн яки банкомат аша, 0,5тән 2 процентка кадәр тәшкил итә.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Коммуналь түләүләр буенча банк комиссияләрен юк итү турындагы закон проекты парламентка февраль ахырына кадәр кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверовка сылтама белән «Известия» яза.

Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне хәл итүнең ике варианты бар: Торак кодексына төзәтмәләр кертү яки закон актларын, шул исәптән банклар һәм илкүләм түләү системасы турындагы законнарны үзгәртү.

Депутат тиешле закон проектын эшләү турында 2019 елның ноябрендә хәбәр итте. Ул мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләр, банк кассасы, онлайн яки банкомат аша түләүгә карамастан, 0,5тән 2 процентка кадәр тәшкил итә, дип искә төшерде.

Әлеге инициативаны Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина хуплады, дип өстәде депутат.

news_right_1
news_right_2
news_bot