Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коммуналь хуҗалык өчен түләгәндә комиссия алмау турында закон проекты кертелә
Мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләре, түләүнең ничек башкарылуына карамастан: банк кассасы, онлайн яки банкомат аша, 0,5тән 2 процентка кадәр тәшкил итә.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Коммуналь түләүләр буенча банк комиссияләрен юк итү турындагы закон проекты парламентка февраль ахырына кадәр кертеләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверовка сылтама белән «Известия» яза.
Аның сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне хәл итүнең ике варианты бар: Торак кодексына төзәтмәләр кертү яки закон актларын, шул исәптән банклар һәм илкүләм түләү системасы турындагы законнарны үзгәртү.
Депутат тиешле закон проектын эшләү турында 2019 елның ноябрендә хәбәр итте. Ул мәҗбүри түләүләр өчен гражданнардан алына торган банк комиссияләр, банк кассасы, онлайн яки банкомат аша түләүгә карамастан, 0,5тән 2 процентка кадәр тәшкил итә, дип искә төшерде.
Әлеге инициативаны Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина хуплады, дип өстәде депутат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз