news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар гражданнарны онлайн кабул итә

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә билгеләп үтүләренчә, татарстанлылар белән аралашу видеоэлемтә режимында Skype мессенджеры ярдәмендә бара.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар Covid-19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында гражданнарны онлайн режимында кабул итүне дәвам итә.

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә билгеләп үтүләренчә, татарстанлылар белән аралашу видеоэлемтә режимында Skype мессенджеры ярдәмендә бара.

«8 (843) 238-10-00 телефоны буенча алдан язылып куярга мөмкин», — дип искәртә онлайн кабул итүне оештыручылар.

Иртәгә, 25 мартта, 10.00-12.00 сәгатьтә гражданнарның сорауларына Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев җавап бирәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне, 26 мартта, 10.00-12.30 сәгатьтә гражданнарны Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич кабул итәчәк.

Моннан тыш, шул ук көнне 14.00-17.00 сәгатьтә Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтә комитеты әгъзасы Ирек Зиннуров татарстанлыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100