news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өч көн дәвамында узачак

Сайлау 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узачак.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Сентябрьдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өч көн дәвамында узачак. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителгән карарга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда, шулай ук 2021 елның 19 сентябренә билгеләнгән башка сайлауларда, референдумнарда берничә көн рәттән — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә тавыш бирү үткәрергә», — диелә Үзәк сайлау комиссиясе карарында.

news_right_1
news_right_2
news_bot