news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына Россиядә Әтиләр көнен бәйрәм итү турында канун керттеләр

Канун кабул ителгән очракта, Әтиләр көне октябрь аеның соңгы шимбәсендә билгеләнеп үтәчәк.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). КПРФ партиясе депутаты Тамара Плетнева Дәүләт Думасына яңа гомумхалык бәйрәме - Әтиләр көнен билгеләү турындагы закон проектын кертте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Закон проекты кабул ителгән очракта, ул 2019 елда үз көченә керә. Ә Әтиләр көне октябрь аеның соңгы шимбәсендә билгеләнеп үтәчәк.

Закон проекты авторлары сүзләренә караганда, канун җәмәгатьчелекнең игътибарын балаларны тәрбияләүдә әтиләр роленең әһәмиятен күрсәтүгә һәм әтиләр абруен күтәреп, гаиләдә ата дәрәҗәсен ныгытуга юнәлтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot