news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына Россиядән 3 фермер депутат итеп сайланган - фикерләр

Татарстан фермерлары Дәүләт Думасындагы 450 депутатның өчесе фермер булуына карата фикерләре белән уртаклаштылар.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына 450 депутат сайланды. Алар арасында фермерлар хәрәкәтенең дә өч вәкиле бар. Алар – Россия крестьян (фермерлык) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты  Владимир Плотников (Волгоград өлкәсеннән сайланган), Тверь өлкәсе фермерлары берлеге рәисе Светлана Максимова, Калмыкия Республикасы депутаты Батор Адучиев.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Татарстан фермерларының Дәүләт Думасына узган депутатларга нинди өметләр баглавы, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге нинди проблемалар аеруча нык борчуы турында сорашты.

 

"Халык аңышканчы җирләрне алып бетерделәр"

Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәл итәсе проблемаларга тукталды. “Беренчедән, җир проблемасы бар. Җирләр әкренләп таралып бетә. Җиргә хосусый милек дигәндә, халык нәрсә эшләргә кирәклеген аңлап бетерә алмады. Халык аңлаганчы, җирләрне озак вакытлы арендаларга рәсмиләштерделәр”, - диде ул.

Камияр Байтемиров Татарстанда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 53,6 процент өлешен фермерлар җитештерүен билгеләп узды. “Ә бюджеттан безгә 12 процент кына килә, калганнары агрохолдингларга китә. Шуңа күрә фермерларга квота булырга тиеш”, - ди ул.

Ассоциация рәисе фермерлар инфраструктурасы булырга тиеш дип саный. “Җир реформасы сүздә генә булырга тиеш түгел. Җир реформасы дигәндә, инфраструктура да булу зарур. Дәүләт, банк, ипотека... Кооператив җир банкы булырга тиеш, шуңа күрә бу технологияләрне эшләү кирәк”, - дип белдерде ул.

Камияр Байтемиров “кооперация идеология”сен эшләү мөһимлеген әйтте. “Бездә ул башлангыч чорда гына”, - диде.

Камияр Байтимеров билгеләп узганча, соңгы 5-6 елда башлап йөрүче фермерларга, гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм күләме әле аз. Моңа бәйле рәвештә, ул Дәүләт Думасына ярдәм формалары киңәйтелер дигән өметен белдерде. “Бердәм Россия” депутатларының нәтиҗәле карарларына ышанабыз. Өч кенә фермер бернәрсә эшли алмый. Кайвакыт кайсыдыр сорауларда, бәлки, безне дә җәлеп итәрләр, шәт”, - диде ул.

Камияр Байтемиров фикеренчә, Думада күбрәк эре агробизнес вәкилләре чыгыш ясый, ә алар, беренче чиратта, үзләрен яклый. “Ни кызганыч, шәхси авыл хуҗалыгы фермерлары, кооперацияләр аларны аз борчый”, - ди ул.

"Олыгайгач “мин авылны сагындым” дип кайталар, әмма алар бит инде пенсионер"

Тукай районы Чыршылы авылы Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Таһир Хөрмәтуллин тормышның нигезе – авыл хуҗалыгында булуына басым ясады. “Нигәдер авыл хуҗалыгына кыек карыйбыз бит? Авыл хуҗалыгына игътибар гел юк. Нигездә, бөтен әйбер авыл хуҗалыгыннан тотынырга тиеш, доллар, евродан түгел. Бүген никадәр икмәк, никадәр ит, сөт җитештерелгән, ничек эшлибез, нинди технологияләр һәм башкалар – шуннан тотынырга кирәк. Дөресен генә әйткәндә, Американы авыл хуҗалыгы күтәргән. Берзаман алар, кризистан соң, Рузвельт чорында авыл хуҗалыгына шулкадәр нык тотындылар ки, шуннан соң аларның бөтен технологияләре башланды. Депрессия вакытында аларның башына авыл хуҗалыгыннан башка яшәп булмый дигән фикер китереп сукты. Алар авыл хуҗалыгына бик күп финанслар юнәлтә башлады. Хәзер менә барыбыз да шуңа сокланып торабыз – бөтен җиһанны тота бит! Шуңа күрә Думага керүчеләргә дә ышаныч зурдан”, - дип билгеләп үтте Таһир Хөрмәтуллин.

Фермер үзебезнең техника булмауга да борчылуын әйтте. “Минем өчен иң “авырткан” урыннарның берсе шул – импорт техникасы белән генә булмый. Бүгенге көндә иң беренче инженерлык тәэминаты кирәк. Бер нәрсәбез калмады бит. Чәчкечләрне Украинадан алабыз, бүтән әйберне Белоруссиядән. Авыл хуҗалыгы сәнәгатен үстерергә кирәк безгә”, - диде Таһир Хөрмәтуллин.

Моннан тыш, ул бездә эшкәртү булмавын да билгеләп узды. “Кибетләр я алдан, я үз вакытында түләсеннәр иде. Сөт, ит комбинатлары 1 ай түләмичә тору турында килешү төзи. Исәп-хисапны бер айдан соң гына алып бару турында сөйләшәләр”, - диде ул.

Таһир Хөрмәтуллин кечкенә авылларны күтәрергә кирәклеген дә әйтте. “Олыгайгач, “мин авылны сагындым” дип кайталар. Әмма алар бит инде пенсионер, икътисади яктан актив кешеләр түгел. Авылларда йортлар төзелә дибез, ләкин алар да бит күбрәк шул өлкәннәр, яшьләр түгел”, - ди ул.

"Депутат итеп Морат Сираҗинны күрәм"

Таһир Хөрмәтуллин үзе авыл хуҗалыгын үстерердәй кеше итеп Югары Ослан районы фермеры Морат Сираҗинны күрә. “Аның депутатлык тәҗрибәсе инде бар. Ул авыл өчен җан атып йөри торган кеше. Үз кулы белән җирдә эшли, булган кеше”, - диде.

"Депутатларга аяк астында чуалып йөри торган фермерлар кирәкми"

Югары Ослан фермеры, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының иҗтимагый киңәшчесе Морат Сираҗин бүген Думага узган фермерларның вазгыятьне тамырдан үзгәртәчәгенә ышанып бетмәве турында белдерде. “Системасы шундый бит. Депутатларга аяк астында чуалып йөри, конкуренция тудыра торган, натураль продукция җитештерә торган фермерлар кирәкми. Алар агрохолдинглар булдыруны кайгырта”, - диде ул.

Морат Сираҗин Владимир Путинның Икътисади үсеш советының беренче утырышында үз куллары белән эшләүче крестьяннарны, гаилә фермерларын тотучыларны, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны салымнардан азат итәргә кирәклеген әйтүен искәртте. “Путинның бу сүзләрен Дума бертавыштан хуплар дип ышанам. Үз-үзенә эшләүче кешеләрне салымнан азат итәргә кирәк”, - диде ул.

Аның сүзләренә караганда, күп кенә гарәп илләрендә бу бар. “Әгәр кеше үз гаиләсен тукландыра икән, заводы, кибете булмаса, ул салымнардан азат ителә. Дәүләт аңа пособие түләүдән дә туктый. Бездә бит 20-30 млн кешенең кайда теркәлгәне билгесез. Алар каядыр эшли, ә рәсми беркайда теркәлмәгән. Ә монда рәсми теркәү булачак. Әгәр кешеләр теләсә, пенсия фондына түләп, пенсия дә алачак”, - диде ул.

Морат Сираҗин әйтүенчә, Путин илнең кая тәгәрәгәнен аңлый. “Авыллар үлә. Авыл булмаса, ил дә юк дигән сүз. Сергей Есенинның шигыре дә бар бит – “Нет коровы, нет села, нет села и нет России...” Бу бүген дә актуаль. Бер генә фермер яшәгән, бер фермеры, бер сыеры булмаган авыл җирлекләре дә бар. Безнең районда да бар андыйлар. Халык кибеткә барып, суррогат сөт сатып ала. Бәрәңге утыртмый, тавык тотмый, кибеткә барып товар ала”, - ди фермер.

Шулай да, аның фикеренчә, перспектива бар. “Әгәр дәүләт сәясәте үзгәрсә, Путин указ чыгарса, шәһәрләрдән төньякка, Мәскәүгә барып интегеп акча эшләп йөрүче кешеләр кире монда кайтып, фермерлар булачак”, - дип саный Морат Сираҗин.

"80 яшьтә, кресло бирсәләр, бәлки утырырмын"

Бүген Сираҗиннар 70 кәҗә, 10 сарык, борынгы татар токымлы 4 йөкле дуңгыз, үрдәк, каз, тавыклар тота. Ишәкләре дә бар.

Морат Сираҗин фикеренчә, фермерлык белән шөгыльләнгән кешенең Дәүләт Думасына баруының мәгънәсе юк. “Бер үк вакытта депутат та, һәм фермер да булуы авыр. Аннары Америка фермеры дигән төшенчә дә бар. Аларның сүз байлыгы 300 сүздән тора. Фермерлар нәрсә уйлаганын барысын да әйтә алмый, бу һәркемгә дә бирелмәгән. Әйтә алганы эшли алмый аның. Уйлый, сөйли һәм эшли торган кеше бик сирәк. Ә андыйларны Думага җибәреп югалту дөрес түгел дип саныйм”, - ди фермер.

Морат Сираҗинның шәхсән үзенең әлегә депутат булу теләге юк. “Югары Совет депутаты булдым инде мин. Тиздән 60 яшь тула. Бәлки 80 яшьтә, эшли, җир сөрә алмаганда, кресло бирсәләр утырырмын, бәлки. Ә хәзергә юк”, - дип шаяртты ул.

"Өмет күптән үлде инде. Үзебезгә генә ышанабыз"

Түбән Кама районының “Земляки” КФХ җитәкчесе Владимир Аппаков Дәүләт Думасына өч фермер узуына карата кинаяле фикерен җиткереп, спортчы депутатлардан файда күпме соң, диде. “Гомер буе Россия авыл халкы өстеннән яшәде. Һаман “көтегез әзрәк” диделәр. Гомер узды инде көтә-көтә. Сүз генә ул, ә гамәлдә берни юк. Өмет күптән үлде инде. Үзебезгә генә ышанабыз хәзер”, - диде.

Владимир Аппаков эшмәкәрләрнең Татарстан Президенты белән очрашуында үзенең үтенече җитәкчелек тарафыннан хуплау тапмавын шәрехләде. “Мин яшелчәләр саклау буенча логистика үзәкләре булдыру тәкъдиме белән чыктым – мине ишетмәделәр. Спорт комплекслары төзиләр бит, бездә бит фермерлар да күп, ә складлар юк. Республикада 5-6 шундый логистика үзәге булса нәрсә була иде?” – диде ул.

Владимир Аппаков фикеренчә, бераз акылы, ертлачлыгы булган, үзен кеше алдында тота белеп, сүзен чыгып сөйли белгән теләсә кайсы фермерны Дәүләт Думасына депутат итеп куярга була.

"450 депутат арасыннан өчәү – диңгездә өч тамчы"

Апас районының “Яшеллек-Агро” ҖЧҖ җитәкчесе Наилә Әхмәдиева фермерларга үзләре җитештергән продукциясен сатарга ярдәм итүләренә өмет баглый. “Үстереп була аны, безне канәгатьләндергән бәядән сатарга мөмкинлек булсын иде. Хәзер менә бәрәңге сатабыз, кулланучыга илтеп үк бирәбез. Әмма төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кайчак бөтенләй бушка бирүне телиләр кебек. 1 сентябрьдән бирле яңгыр ява, әле бәрәңгебез һаман казылып бетмәгән. “Нишләп пычрак бәрәңге сатасыз” диючеләр бар.

“Фермерларның Думага узуы әйбәт инде ул. Дөрес, 450 депутат арасыннан өчәү – диңгездә өч тамчы инде ул, тик шулай да... Безнең дәүләттә авыл хуҗалыгының күпкә үскән булуын теләр идек. Җирдә эшләгән кеше бәрәкәт ала. Җирдә эшләгән кеше ярлы түгел, бай булырга тиеш, чөнки ул үзе эшләп үзен дә, башкаларны да ашата. Илебезне дә. Хәер, барыбер бары тик үз көчеңә генә өмет итәргә кала, элек мин югарыдагыларга ышана идем, хәзер юк”, - диде Наилә Әхмәдиева. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100