news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына пассажирлар йөртү таләбен катгыйландыру турындагы канун проекты тапшырылды

Әлеге документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерацясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Дәүләт Думасына автомобиль транспорты тарафыннан пассажирлар йөртү кагыйдәләрен катгыйландыруны күздә тоткан канун проектын тапшырырга боерды. Әлеге документ Хөкүмәт сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
 
Канун проекты юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан, заказлы һәм үз ихтыяҗларыбыз өчен дигән булып, даими һәм канунсыз төстә пассажирлар йөртүгә каршы тиешле чаралар куллануга юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100