Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасына милли телләрне ирекле өйрәнү турында закон проекты кертелгән
Милли телләрне өйрәнүне укучылар һәм ата-аналар теләге белән оештыру тәкъдим ителә.
(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт Думасына Россия составына кергән республикаларның дәүләт телләрен укучылар һәм ата-аналар теләге белән ирекле рәвештә өйрәнү мөмкин булуы турында закон проекты кертелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Шул ук вакытта документ республикаларның дәүләт телләре илдә төп дәүләт теле саналган рус телен “укыту һәм өйрәнүгә зыян салмыйча” өйрәнүне күздә тота.
Россия халыклары телләренә кергән туган телне өйрәнү хокукын мәгариф системасы мөмкинлекләре кысаларында, укучылар һәм ата-аналар яки законлы вәкилләре теләген истә тотып, тормышка ашыру күзаллана.
Укучылар һәм ата-аналар фикерен язма гаризалар җыю ярдәмендә исәпкә алу планлаштырыла.
Закон проектын парламентарийлар Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев керткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз