news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына Ленинның җәсәден күмү турындагы закон проекты кертелде

Депутатлар фикеренчә, россиялеләрнең күпчелеге әлеге карарны хуплаячак.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» һәм ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Владимир Ленин җәсәден күмүнең юридик механизмын тәкъдим иткән закон проектын керткән. Бу хакта RТ хәбәр итә.

Проектны Россиянең Югары судындагы Россия парламентының түбән палатасы вәкилләре Владимир Сысоев, Иван Сухарев, Александр Курдюмов, Евгений Марченко һәм Николай Брыкин төзегән.

Депутатлар үзләре аңлатканча, документ 22 апрельдә билгеләп уза торган «дөнья пролетариаты юлбашчысы» тууына 147 ел тулуга багышлана.

«Күмү турындагы» федераль законга тарихи шәхеснең мәетен күмү сораулары белән шөгыльләнә торган ведомствоара комиссия оештыру турында төзәтмәләр кертү карала. Сүз большевиклар юлбашчысы турында бара.

«Әлеге закон проекты, ниһаять, Ленинны күмү турындагы сорауга нокта куярга тиеш. Россиялеләрнең күпчелеге әлеге карарны хуплаячак», - дип белдерде документ авторларының берсе Владимир Сысоев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100