news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына демографик чаралар турында закон проекты якын көннәрдә кертеләчәк

Владимир Путин балалар тууны стимуллаштыру тәкъдимнәре белән чыккан иде.

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасына демографик чаралар турында якын көннәрдә ике закон проекты кертеләчәк. Бер документ ана капиталы программасын озайту буенча, икенчесе – беренче балага пособие түләү турында. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

“Якын көннәрдә дип уйлыйм”,— дип җавап биргән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин журналистлар соравына. Аның сүзләрен “Интерфакс” шәрехли.

iz.ru хәбәр итүенчә, 28 ноябрьдә Балалар мәнфәгате буенча милли стратегия координацион совет утырышында Владимир Путин тәкъдимнәр белән чыккан. Аерым алганда, ул балалар тууны стимуллаштыру һәм беренче балага ай саен пособие түләү чаралары турында сөйләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100