news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына башлангыч сыйныфлар өчен кайнар аш турында проект керттеләр

Закон проекты белән мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүнең мәҗбүрилеге билгеләнгән.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасына башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү турында закон проекты кертелде. Бу инициативаның авторлары - түбән палата спикеры Вячеслав Володин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, шулай ук барлык парламент фракцияләре лидерлары. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Закон проекты белән мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итүнең мәҗбүрилеге билгеләнгән. «Балаларның сәламәтлеге ата-аналар һәм дәүләт өчен дә өстенлекле юнәлеш. Без укучыларны файдалы һәм төрле ризык белән тәэмин итәргә тиеш», - диде Дәүләт Думасы спикеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot