news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасына алкогольга ташламалар ясауны тыю турындагы закон проекты кертелгән

Документ авторлары Россиядә алкоголизм сәбәпләренең берсе булып, аны һәркем алырлык булуы тора дип саный.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Депутатлар төркеме Дәүләт Думасына алкогольга ташламалар ясауны тыю турында закон проекты кертә. Документ авторлары халык арасында алкоголь продукциясен түләүсез таратуны, шул исәптән бүләк итеп бирүне, шулай ук "алкоголь продукциясенә төрле чаралар, шул исәптән купоннар һәм талонар бастырып, ташламалар ясауны" тыюны таләп итә. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Закон проектына аңлатма язуында Россиядә алкоголизм сәбәпләренең берсе булып, аны һәркем алырлык булуы, ә сәүдә нокталарындагы ташламалы акцияләр аны алуда өстәмә стимул булуы күрсәтелгән. "Кайвакыт 40-50 процентка җиткән ташламалар кешеләрне запас тупларга һәм кулланышны арттыруга этәрә", - дип билгеләп үтелгән текстта.

Еш кына ташламалар һәм акцияләр күрсәткечтә алдан күтәрелгән бәяне күрсәтү хисабына " психологик адым" булып тора, дип саный закон проекты авторлары.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100