news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасына 8 гыйнвар ял көнен 31 декабрьгә күчерү турындагы закон проекты кертелде

Бу төзәтмәләр хупланган очракта, алар киләсе елдан үз көченә керәчәк

  (Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). ЛДПР фракциясе депутатлары тарафыннан парламентның түбән палатасына 8 гыйнвар ял көнен 31 декабрьгә күчерү турындагы закон проекты кертелде, дип хәбәр итә ТАСС.

Депутатлар белдергәнчә, бу бәйрәм көнендә хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге түбән. Аларның фикеренә караганда, елның соңгы көнен бәйрәм көне дип игълан итү “бәйрәмгә әзерлекне җиңеләйтер, бәйрәм алды мәшәкатьләре белән йөрүче кешеләрдә уңай тәэсирләр булдырыр иде”.

Закон чыгаручылар искәртүенчә, ял көне белән эш көне булмаган көн туры килгәндә, РФ Хезмәт кодексы буенча ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Димәк, РФ гражданнарына Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү өчен 9 көн – 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге вакыт бирелә, ди депутатлар.

Бу төзәтмәләр хупланган очракта, алар киләсе елдан үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot