Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы ялган документлар ясаган өчен җәзаны катгыйландырды
Куллану максатында ялган документ ясаган, аны саткан өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы ялган документлар ясаган өчен җаваплылыкны катгыйландыруны күздә тоткан ике законны өченче укылышта кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Хәзер ялган паспортлар, таныклыклар, ниндидер хокуклар бирә яки бурычлардан аза итә торган рәсми документлар сатып алган, саклаган, бер урыннан икенче урынга илткән яисә саткан өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Бу шулай ук штамплар, мөһерләр һәм бланкларга да кагыла.
Куллану максатында ялган документ ясаган, шулай ук аны саткан өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотыла.
Документны шул ук максатлар белән сатып алган, саклаган һәм бер урыннан икенче урынга илткән өчен бер елга кадәр иректән мәхрүм итү яки шул ук срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган.
Икенче закон, «миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр» тарафыннан бирелгән машина йөртү таныклыклары яки документлар турында сүз барган очракта, шундый җинаятьләр өчен административ җаваплылыкны катгыйландыра.
Россия һәм чит ил паспорты, шулай ук шәхес яки гражданлыкны раслый торган башка документлар алу өчен күрә торып ялган мәгълүматлар бирүчеләрне өч меңнән биш меңгә кадәр административ штраф көтә. Вазифаи затлар өчен аның күләме 5-10 мең сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз