Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Думасы вейп һәм кальянга чикләүләр турында законнарны өченче укылышта караячак
Документлар кабул ителгәннән соң җәмәгать урыннарында тәмәке тарту гына түгел, ә кальян, шулай ук электрон тәмәке тарту да тыелачак.
(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген, 22 июльдә, Россия Дәүләт Думасы җәмәгать урыннарында никотинлы продукция, шулай ук кальян тартуны тыю турындагы законнар пакетын өченче укылышта караячак. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.
«Әгәр элек без, беренче чиратта, никотинлы продукция буенча җаваплылык чараларын көчәйтү турында гына сөйләшсәк, соңыннан кальяннар да барлыкка килде. Тәмәке тарту өлешендә генә түгел, ә составында никотин булган продукция һәм кальян кулланганда закон бозылган очракта, административ кодекска үзгәрешләр кертелә», – дип сөйләде парламентарий.
Ул элек тәмәке тартырга ярамый торган урыннарда хәзер никотинлы продукция һәм кальян тарту тыела, дип аңлатты. Закон проекты балигъ булмаганнарга электрон тәмәке сатуны тыюны күздә тота.
Моннан тыш, закон кабул ителгәннән соң никотинлы продукцияне рекламалау тыелачак. Шулай ук «кальян», «никотинлы продукция», «никотинлы сыеклык», «никотинлы продукция куллану җайланмалары» һ.б. яңа төшенчәләр закон нигезендә кертеләчәк.
Киләчәктә никотинлы продукциягә тәмәкегә ихтыяҗны киметүгә юнәлдерелгән бәя һәм салым чаралары каралырга мөмкин.
Закон проекты кичә, 21 июльдә, Дәүләт Думасында икенче укылышта каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз