news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы торак-коммуналь хезмәтләре квитанцияләрендә рекламаны тыйды

Закон рәсми төстә басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керәчәк.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Дүләт Думасы торак-коммуналь хезмәтләре квитанцияләрендә рекламаны тыю турындагы законны өченче укылышта кабул итте. Хәзер коммерция характерындагы гына түгел, социаль реклама да тыела, дип яза «Известия».

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, шәһәр кешеләреннән квитанцияләрдәге рекламаның зарарлы йогынтысы уңаеннан күпсанлы шикаятьләр килә. Хәзер рекламаны түләү кәгазенең бер ягында да урнаштырырга ярамый. Депутат Игорь Тарощин сүзләренчә, еш кына әлеге рекламаларда дөрес булмаган мәгълүматлар китерелә. Шунлыктан хәзер квитанцияләрдә тарифлар турында һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның мәгълүматы гына урын алачак, дип хәбәр итә BFM.RU.

Закон рәсми төстә басылып чыкканнан соң 60 көн узгач үз көченә керәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100