news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы төбәкләрнең электр энергиясенә тарифларны арттыру хокукын чикләде

Илдә тарифларның 15 процент чамасы өлеше Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән чиктән артып китә.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Ттөбәкләрнең электр энергиясенә билгеләнгән тарифларны арттыруга хокукын чикләүче законны Дәүләт Думасы өченче укылышта  кабул итте. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Кабул ителгән чара электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән параметрлардан арттыру мөмкинлеген юкка чыгарырга тиеш.

«Хәзерге вакытта электр энергиясен тапшыру буенча тарифларның 15 процентка кадәр өлеше Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән чиктән артып китә», - диелгән Дәүләт Думасы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot