news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы социаль челтәрләрдә яла яккан өчен штраф турында канун проектын карый

Социаль челтәрләрдә хокук бозучы контент һәм яла яккан өчен штрафлар турындагы канун проекты көзге сессиядә карала.

(Казан, 26 июль, "Татар-информ"). Социаль челтәрләрдә яла яккан өчен штрафка тартырга мөмкиннәр. Социаль челтәрләрдә хокук бозучы контент һәм һәм яла яккан өчен штрафлар турындагы канун проекты көзге сессиядә депутатлар тарафыннан каралачак. Бу хакта “Бердәм Россия” фракция җитәкчесенең канун проектлары эшчәнлеге буенча беренче урынбасары Андрей Исаев җиткерде, дип хәбәр итә “Известия”.

Исаев үзе әлеге кануннар кабул ителер дип саный. Шулай да депутатларның канун үтәлешендә беркадәр шикләре бар. Аерым алганда, Россиядә теркәлмәгән чит ил социаль челтәрләре буенча.

Социаль челтәрләрдә хокук бозучы гамәлләргә бүгенге җәза бирү көчсез дип белдерә Исаев.

“Шундый ук канун Германия бундестагы тарафыннан кабул ителгән. Анда физик затларга штрафлар 500 меңнән 5 млн еврога кадәр, ә юридик затларга – 30 миллионнан 50 миллионга кадәр каралган”, – дип белдергән Андрей Исаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100