news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы Россия Президентының киләсе сайлаулары вакытын ачыклаячак

Ул көн алдан фаразланганча, 2018 елның 11 марты түгел, ә 18 марты булырга мөмкин.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). 12 апрельдә Дәүләт Думасы Россия Президентының киләсе сайлаулары вакытын ачыклаячак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Ул, алдан фаразланганча, 2018 елның 11 марты түгел, ә 18 марты булырга мөмкин. Әлеге вакытка билгеләүне Дәүләт Думасында чәршәмбе көнне беренче укылышка чыгарылучы канун проекты авторлары, сенаторлар Андрей Клишас һәм Анатолиий Широков дәгъвалый. Бу тәкъдимгә нигез канун проектының үзендә күрсәтелә: әгәр дә Россия Президентын сайлау вакыты эш көне булмаган бәйрәм көн алдындагы көнгә, яки эш көне дип билгеләнгән ял көненә туры килсә, сайлау көне икенче якшәмбегә күчерелә.

Аңлатып китик: гамәлдәге канун нигезендә Россия Президентын сайлау көне мартның икенче якшәмбесе. 2018 елда бу 11 март була, ягъни 8 март бәйрәменә якын көн. Бездә ял көннәрен күчерү практикасына күз салсак, мондый күршелек сайлау алды эшләренә комачаулык тудырырга мөмкин, дип саный канун чыгаручылар.

Шунлыктан, авторлар фикеренчә, бу көнне күчерү сайлау процессында катнашучыларга уңай шартлар тудырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot