news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин: Рөстәм Миңнеханов Татарстан үсешенә зур өлеш кертте

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Рөстәм Миңнехановка, 60 яшьлек юбилее белән котлап, телеграмма юллаган.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, 60 яшьлек юбилее белән котлап, телеграмма юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! 60 яшьлек юбилеегыз белән котлауларымны кабул итегез.

Татарстан Республикасы Президенты җаваплы вазыйфасында Сез төбәк үсешенә зур өлеш кертәсез, аның халкының ихтирамына лаек.

Татарстан бүген – милли традицияләрне саклап калучы, технологик үсеш алган инновацион төбәк. Ышанам, белемнәрегез һәм тормыш тәҗрибәгез Сезгә киләчәктә дә республика үсеше программаларын гамәлгә ашыруга һәм Россия дәүләтчелеген нышытуга юнәлеш бирәчәк.

Сезгә сәламәтлек, яңа уңышлар һәм бәхетле тормыш телим», - диелгән котлауда. 

news_right_1
news_right_2
news_bot