news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы рәисе Казанда Иске Татар бистәсенең тарихи объектлары белән танышты

Җирле истәлекле урыннарның тарихы белән Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова таныштырган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин бүген Казанда Иске Татар бистәсенең тарихи объектлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы сәфәр белән килде.

Иске Татар бистәсе Казанның тарихи истәлекле урыннарның берсе. Ул шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Биредә архитектура ансамблен элекке татар сәнәгатьчеләре, сәүдәгәрләре һәм руханиларның йортлары тәшкил итә. Шулай ук Габдулла Тукай музее, тарихи һәм мәдәни мирас объекты булып саналган Мәрҗани мәчете дә Иске Татар бистәсендә урнашкан.

Җирле истәлекле урыннарны карау вакытында белешмәләрне Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова җиткереп барган. Аерым алганда, ул 18-19 гасырларда, революция алды елларында татар сәүдәгәрләре һәм сәнәгатьчеләренең көнкүреше үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Вячеслав Володинны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озатып йөргде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100