news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы рәисе Казан IT-паркының резидентлары белән танышты

Вячеслав Володинга IT-технологияләрнең кешенең көндәлек тормышын ничек җиңеләйтә алуы турында сөйләгәннәр.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанга визиты кысаларында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин IT-паркта булган. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул югары технологияләр өлкәсендәге технопарк резидентлары белән танышкан һәм Россия Президентының Федераль җыелышка мөрәҗәгатендә цифрлы икътисад үсеше перспективаларына аерым игътибар бирүен искә алган.

“IT-индустрия безнең дәүләттә бүген иң өметле тармакларның берсе. Ул кызу үсештә”, – дигән Вячеслав Володин. Шулай ук ул IT-эшмәкәрлек вәкилләрен дәүләт белән бергә сөйләшеп, канундагы нинди җитешсезлекләр тармакның үсешенә комачалавын билгеләргә һәм аларны чишү юлларын табарга чакырган.

IT-паркта булган вакытта ул IT-технологияләрнең кешеләрнең көндәлек тормышын ничек җиңеләйтә алуы белән танышкан. Аның әйтүенчә, шундый технологияләрнең берсе дип ГЛОНАСС кушымтасын атарга мөмкин. Аның буенча һәрбер кеше үзенә кирәкле иҗтимагый транспортның тукталышка кайчан киләчәген белә ала. Мәксәүдә бу технология уңышлы эшләп килә, дип өстәгән Вячеслав Володин.

Кешеләргә ярдәм итә торган икенче IT-тармак итеп, ул телемедицинаны китергән. Дәүләт Думасы рәисе әйтүенчә, телемедицина турында канун быел ук кабул ителергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100