news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Дәүләт Думасы Рәисе: “Дмитрий Медведев дәүләтне ныгыту линиясен үткәрә"
Борис Грызлов Дмитрий Медведевның Россия Президенты вазифасында ике елда башкарган эшчәнлегенә әнә шундый аңлатма бирде
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, “Татар-информ”). “Президент Дмитрий Медведев дәүләтне, сәяси системаны ныгыту линиясен үткәрә”. Россия Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызлов Дмитрий Медведевның Россия Президенты вазифасында ике елда башкарган эшчәнлегенә әнә шундый аңлатма бирде.
“Моннан ике ел элек Президент сайлаулары узды, анда “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан күрсәтелгән кандидат – Дмитрий Медведев ышанычлы җиңү яулады. Әлеге ике ел бик катлаулы булды. Дәүләт башлыгына Россия алдында килеп туган яңа проблемаларны хәл итү буенча зур җаваплылык йөкләнде. 2008 елның августында Грузиядә хакимлек итүче режим китереп чыгарган хәрби авантюра, иң югары ноктасы 2009 елга туры килгән Бөтендөнья икътисади кризисы – әнә шундыйлардан”, - дип ассызыклады парламентарий.
“РФ Президентының Федераль Җыенга 2008 һәм 2009 еллардагы Юлламаларында дәүләтне, аның сәяси системасын ныгыту линиясе үткәрелде. Үз ягыннан, парламент күпчелеге партиясе Президент инициативаларын сыйфатлы гамәлгә ашыруны тәэмин итте һәм бу эшне әле дә дәвам итә”, - диде Дәүләт Думасы Рәисе.
Дәүләт Думасы спикерының сүзләренә караганда, узган ике ел хакимият – Президент, Хөкүмәт һәм парламент күпчелегенең уртак гамәлләре Россиянең уңышлы үсешендә никадәр мөһим фактор булуын тагын бер мәртәбә раслады. “Бары тик без илне модернизацияләүне нәтиҗәле итеп башкара, Стратегия-2020 тарафыннан куелган максатларга ирешә алабыз”, - дип сүзен йомгаклады Борис Грызлов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot