news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы пенсионерларга 5000 сум түләү турындагы законны кабул итте

2017 елның гыйнварында шулай ук хәрби пенсионерлар да 5әр мең сум акча алачак.

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Җомга көнне Дәүләт Думасында пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон өченче, соңгы укылышта кабул ителде, дип яза "Интерфакс".

РФ Хөкүмәте башлангычы белән кабул ителгән закон 2017 елның гыйнварында РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә РФ Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия алучыларга 5 мең сум акча түләүне күздә тота.

Бер тапкыр бирелә торган түләүләрне быелның 31 декабренә кадәр пенсия рәсмиләштереп өлгергән кешеләр алачак.

Канунны тикшерү барышында Дәүләт Думасы әлеге закон инициативасын эчке эшләр, янгынга каршы дәүләт хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләрнең әйләнешен контрольдә тоту органнары, Федераль хезмәтнең җинаять-үтәтү системасы учреждениеләре һәм органнары, РФ Милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт иткән затларга һәм аларның гаиләләренә дә 5 мең сум акча түләүне күздә тоткан төзәтмә белән тулыландырды.

Бер тапкыр бирелә торган акчалар Пенсия фонды һәм көч ведомстволары линиясе буенча түләнәчәк. Аның тәртибе пенсияләр түләү өлкәсен җайга салуда җаваплы федераль хакимият органнары тарафыннан билгеләнә.

Өстәмә 5000 сум акча Днестр буе, Белоруссия территориясендә һәм башка илләрдә яшәүче Россия пенсионерларына кагылмый, дип белдерде Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов.

“2017 елда чираттагы мәртәбә пенсияләр индексацияләнгәч, әлеге сумма исәпкә алынмаячак”, - дип билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100