news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы оборона комитеты хәрби хезмәт яшен 30-35 яшькә җиткерергә җыена

Фикер алышу көзен булачак, дип хәбәр итә комитет башлыгы Владимир Шаманов.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының оборона буенча комитеты парламентның көзге эш сессиясендә хәрби хезмәткә алыну яшен 27дән 30-35 яшькә кадәр җиткерү турындагы тәкъдимне караячак. Бу хакта ТАССка комитет башлыгы Владимир Шаманов җиткергән.

"Әлеге мәсьәлә безнең кичә узган комитет утырышында каралды. Без барыбыз да кабул ителгән гамәлдәге канун актлары нигезендә яшь нормасы 27 яшьне тәшкил итүен беләбез. Кайбер депутатлар, комитет әгъзалары практикада әлеге норманың хәрби хезмәттән читләшү белән көрәштә нәтиҗәле булмавы белән килешә. Шунлыктан киләчәктә армиягә алыну яшен 30га, хәтта 35гә кадәр җиткерү мәсьәләсен карарга кирәк", – дип белдергән Шаманов.

news_right_1
news_right_2
news_bot