news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр күтәрде

Яңа елдан минималь хезмәт хакы 117 сумга артачак.

(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасы бертавыштан хезмәткә түләүнең минималь күләмен яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы законны хуплады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа елдан минималь хезмәт хакы 117 сумга артачак һәм 11 мең 280 сум тәшкил итәчәк.

Минималь хезмәт хакы узган елның II кварталы өчен яшәү минимумына туры килергә тиеш дигән таләп 2017 елның ахырында кабул ителгән Тиешле Федераль законда бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100