news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы минималь хезмәт хакын арттыру турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе көнне пленар утырышта 2020 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 мең 130 сумга кадәр арттыру турында хөкүмәт законын кабул итте.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе көнне пленар утырышта 2020 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 мең 130 сумга кадәр арттыру турында хөкүмәт законын кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы аена 12 мең 130 сум күләмендә билгеләнә. Бу 2019 елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләменең 100 процентын тәшкил итә. 2019 елның 1 гыйнварыннан билгеләнгән минималь хезмәт хакы (аена 11 мең 280 сум) 850 сумга (үсеш 7,5 процент) арттырылачак.

Документка аңлатма язуында законны кабул итү 3,2 миллионга якын хезмәткәрнең хезмәт хакын күтәрүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, диелгән.

Финанс-икътисади нигезләмәдә район коэффициентларын һәм хезмәт хакына процент өстәмәләрен куллануны исәпкә алып, минималь хезмәт хакы күләме үзәк һәм көньяк районнарда 850 сумнан һәм Чукотка автономияле округында (анда күрсәтелгән коэффициентларның һәм өстәмәләрнең иң зурысы билгеләнгән) 2550 сумга кадәр артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100