news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы комитеты Татарстанда үзмәшгульләр турында законның ничек эшләвен өйрәнәчәк

Бүген республикада үзмәшгуль булып саналган 2 меңнән артык кеше теркәлгән.

Дәүләт Думасы комитеты Татарстанда үзмәшгульләр турында законның ничек эшләвен өйрәнәчәк
duma.gov.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда үзмәшгульләр турында законның ничек гамәлгә ашырылуын өйрәнү өчен май аенда Казанга РФ Дәүләт Думасының профильле комитет вәкилләре киләчәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында комитет рәисе Леонид Якунин әйтте.

«Дәүләт Думасы комитеты Татарстанда бу законның ничек гамәлгә ашырылуын карау өчен Татарстанга килергә теләк белдерде», - диде Леонид Якунин. Ул бүген республикада үзмәшгуль булып саналган 2 меңнән артык кеше теркәлгәнен әйтте.

Леонид Якунин әйтүенчә, Федерация Советында башка субъектларда да үзмәшгульләр өчен салым режимын кертү турында карар әзерләнә.

  • Сынау рәвешендә Россиядә бу закон быел 1 гыйнвардан кертелде. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе катнаша. Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4 процент тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6 процент. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.
  • Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100