news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы комитеты Ана капиталы программасын 2021 елга кадәр озайтуны хуплады

Закон 2017 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда балалары туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә кагыла.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар профиль комитеты РФ Президенты Владимир Путинның Ана капиталы программасын 2021 елга кадәр озайту турындагы закон проектын хуплады һәм парламентның түбән палатасына аны кабул итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон 2017 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда балалары туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә кагыла.

«Илдә уңай демографик тенденцияләрне саклау максатыннан, закон проекты тарафыннан әлеге федераль канун нормаларының гамәлдә булу вакытын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим ителә», - диелә документта.

Моннан тыш, гражданнар балаларына өч яшь тулганчы, ана капиталы акчаларын мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча хезмәтләр өчен түләүгә юнәлтә алачак.

11 декабрьдә хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр иткәнчә, гаиләләргә ай саен беренче һәм икенче балалары өчен 10,5 мең сумга якын акча түләнәчәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100