news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы кайбер зоопаркларны тыя торган канун әзерли

Канун нигезендә кыргый хайваннарны өйдә тоту да тыелачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы тиздән хайваннар белән аралашуны рөхсәт иткән зоопаркларны һәм кыргый хайваннарны өйдә тотуны тыйган закон проектын караячак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының экология буенча комитет башлыгы Ольга Тимофеева. Бу хакта Интерфакс яза.

"Әлеге закон кабул ителү алдагы айларда хәл ителәчәк. Аның шул кадәр кешедә каршылык тудыруын көтмәгән идек", - диде Тимофеева якшәмбе Ставропольдә "Молодежка ОНФ" форумы ачылышында.

Аның сүзләренчә, канунның катлаулылыгы шунда: иң башта барлык бәхәсле сораулардагы каршылыкны бетерергә кирәк. Моннан тыш, депутатлар канунны кабул итәргә ашыкмый, чөнки ул “тиз түгел, э эшкә яраклы” булырга тиеш.

Тимофеева канунда булачак аерым өлешләргә дә тукталды. Боларга фатирларда һәм шәхси йортларда кыргый хайваннар асрау, күчмә дельфинариеләр тоту, аралашырга рөхсәт итә торган зоопаркларны тыю керә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100