Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт Думасы Эльвира Нәбиуллинаның Россия Банкы башлыгында калуны апрельдә карарга мөмкин
Кичә Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын 24 июньнән Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына тәкъдим итте.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы Эльвира Нәбиуллинаның Россия Банкы башлыгы вазифасында калдыру мәсьәләсен апрельдә ук карарга мөмкин. Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитет рәисе Анатолий Аксаков хәбәр иткән.
"Кандидатураны Президент тәкъдим иткәч, әлеге мәсьәлә Дума киңәшмәсендә апрельдә каралырга мөмкин, регламентта никадәр рөхсәт ителгәнчә (парламентның түбән палатасы эше)", – дигән ул. Шуның белән бергә Аксаков Нәбиуллинаның вәкаләтләрен озайту мәсьәләсе 10 апрельдән дә иртәрәк булмас, дип җиткерә.
Гамәлдәге канун нигезендә, Россия Банкы башлыгы Россия Президенты тәкъдиме белән Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан билгеләнә. Яңа рәис кандидатурасы гамәлдәге Россия Банкы башлыгы вәкаләтләре төгәлләнергә өч ай кала парламентарийларга каралырга кертелә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 22 мартта Дәүләт Думасына Эльвира Нәбиуллина кандидатурасын 2017 елның 24 июненнән Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына билгеләү өчен тәкъдим итте. Россия Банкы башлыгы вәкаләтләре быел июнь аенда чыга.
"Үзәк банк Сезнең җитәкчелектә икътисадта вазгыятьне тотрыклыландыруда, банк секторының стабильле үсешендә, гомумән, барлык финанс өлкәсендә күп эшләне", – диде Путин.
Парламентарийлар кандидатураны хуплаган очракта, Нәбиуллина өчен Россия Банкы башлыгы вазифасында бу икенче срок була. Элек ул икътисади үсеш министры һәм Россия президенты ярдәмчесе вазифаларын биләгән иде. Россия Банкын ул 2013 елның июнендә, әлеге вазифадагы Сергей Игнатьевны алыштырып җитәкли башлады. Шушы елның сентябрендә Үзәк Банк финанс базарының мегарегулятор вәкаләтләрен алды һәм үз структурасын Финанс базары федераль хезмәте итеп берләштерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз