news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы допинг кулланырга җәлеп итүчеләрне җаваплылыкка тартачак закон кабул итте

Допинг турындагы закон өстендә Татарстаннан сайланган депутатлар эшләде.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы депутатлары спортчыны допинг кулланырга этәргән өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында законны бертавыштан кабул итте. Бу хакта Instagram социаль челтәрендә Марат Бариев хәбәр итә. Россия парламентына Татарстаннан сайланган депутатлар Илдар Гыйльметдинов белән Марат Бариев эшләгән әлеге закон проектын законнар чыгару буенча комитет рәисе Павел Крашенинников тәкъдим иткән.

Искәртеп үтик: элегрәк Илдар Гыйльметдинов допинг куллану очрагы ачыкланса, җаваплылыкка атлетлар түгел, ә тренерлар, табиблар һәм башка спорт белгечләре тартылачак, дип белдергән иде.

«Спортчы болай да ярышларга кертелми, акчалата бүләкләрне кайтара, һөнәрен югалта. Ә чынлыкта, әгәр анализ ясасак, якынча 95 процент очракта спортчыны допинг куллануга белгечләр этәргән. "Нәтиҗә күрсәт – шул чакта безнең премия 100 процент, 200 процент була", – диләр алар. Шуңа күрә без бу категориягә карата чикләүләр кертергә телибез», – дип сөйләде Илдар Гыйльметдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot