news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы диспансеризация өчен ял көннәре бирү турында закон проекты кабул итте

Проектта икенче укылышта пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә диспансеризация өчен ике ял көне бирү турында төзәтмә керттеләр.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Думасы пленар утырышында икенче укылышта диспансеризация өчен ял көннәре бирү турында закон проекты кабул итте. Бу турыда РИА Новости яза.

Икенче укылышта кертелгән төзәтмә буенча эш белән тәэмин итүчеләр пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә диспансеризация өчен ике ял көне бирергә тиеш.

Закон проекты өстәмә консультация билгеләнү аркасында ике ел Дәүләт Думасы каравында иде. Закон проектына аңлатма документында эшли торган гражданнар, җитәкчеләре эш вакытында җибәрмәү сәбәпле, диспансеризация уза алмый. Шуңа күрә бушлай медицина тикшеренүе узарга хокуклы күп кенә гражданнар аннан куллана алмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100