news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Ульяновка укучыларына спорт костюмнары алып килгән

Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап биргән.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Ульяновка мәктәбе укучыларына, мини-футбол командаларына 30 данә спорт костюмнары юллап бирде. Бу хакта районның “Безнең Чирмешән” басмасы яза.

Әлеге костюмнарны аңардан күптән түгел генә, районда кабул итү үткәргәндә сорадылар. Депутат булышырга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды да.

Ольга Ивановна белән бергә, Казаннан килгән тренерлар Ульяновка егетләрен һәм кызларын мини-футбол серләренә дә өйрәттеләр, мастер-класс үткәрделәр.

- Бүген спортта резервка ерак районнардан, авыллардан да талантлы яшьләр килергә тиеш, - ди Ольга Павлова. - Гомумән, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнүегез бик яхшы.

Республиканың балалар һәм яшүсмерләр футболы ассоциациясе фонды рәисе Константин Тарасов әйтүенчә, авыл районнарына болай беренче генә чыгулары икән. Спортны шулай да пропагандаларга җыеналар. Ульяновкалыларга спорт костюмнарын да шул фонд аша юллаганнар.

- Сездә бүген истәлекле көн, профессионаллардан дәрес алу бик әйбәт, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев, Ульяновка мәктәбе укучыларына.
Бер сәгатькә якын аяк, баш белән дә туп очыргач, алга, артка әллә нинди хәрәкәтләр ясап уйнагач, егетләр һәм кызлар, мәктәп җитәкчесе тренерларга, депутатка рәхмәт ирештерделәр.

Ульяновка мәктәбе, шик юк, мини-футболда да казанышларын күбәйтәчәк. Кызлар командасы бер елны республика, төбәк этабында беренче урынны яулаган, Идел буе округы командалары арасында Ульяновскида узган ярышта, Татарстан данын яклап, бишенче булган.
Бездә һәр класс футбол, мини-футбол уйный, ярышларда еш катнашырга тырыша, - ди мәктәп директоры, үзе дә физкультура укытучысы Андриян Тимирясов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100