news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты: Татарстан - дебатларны трансляцияләүче бердәнбер төбәк

Игорь Сапко бүген Татарстанда праймериз көнендә сайлау участокларын йөреп чыккан, сайлау комиссияләре әгъзалары белән аралашкан.

Дәүләт Думасы депутаты: Татарстан - дебатларны трансляцияләүче бердәнбер төбәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Советына сайлау кампаниясендә "Бердәм Россия" партиясенең вәкаләтле вәкиле Игорь Сапко Татарстанда праймеризны уздыруга югары бәя бирде. Ул республика дебатларны турыдан-туры трансляцияләгән бердәнбер төбәк булуын әйтте.

"Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә Игорь Сапко бүген Казанга төштән соң килүен әйтте. Сайлау участокларын йөреп чыгарга җитешкәнен, сайлау комиссияләре әгъзалары белән аралашырга өлгергәнен сөйләде.

"Кешеләр белән дә аралаштым. Аларның кем өчен тавыш бирергә барганын аңлавы ошады. Оештыру югары дәрәҗәдә. Татарстанда праймеризка әзерлек ничек баруы белән мин таныш. Дебатларны карадым, миңа мәгълүмати яктан ничек оештырылуы ошады. Бу Интернет ресурсларында гына трансляция түгел, сез, мөгаен, телевизион трансляция үткәргән бердәнбер төбәк булгансыздыр", - диде Сапко.

Аның фикеренчә, бүген праймеризда тавыш бирүчеләр күрсәткече югары булуы да шуның белән бәйле. "18.00 сәгатькә сайлаучыларның 12,7 проценты, ягъни 357 565 кеше алдан тавыш бирүдә катнашкан. Мин моны югары сан дип уйлыйм. Моның республикада оештыру комитеты дөрес эш алып баруы нәтиҗәсе дип әйтә алам. Праймеризда катнашучылар белән даими очрашулар, телефон шалтыратуларына җавап бирүләр нәтиҗәсе бу", - ди депутат.

Дөрес төзелгән эш алымы өчен ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, партиянең төбәк бүлегенә рәхмәтен җиткерде.

Сапко праймеризны мөһим, кызыклы ресурс дип атады. "Ул Россия Федерациясендә һәр гражданинга үзен күрсәтү, программасын таныту мөмкинлеге. 2016 елда үзем дә Дәүләт Думасына сайлаулар кысаларында праймеризда дебатларда катнаштым. Пермь шәһәре башлыгы булсам да, үткен провокацион сораулар да булды. Сентябрьдәге сайлауларда үземне тәкъдим итәргә әзермен", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100