news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мәрхүм Иосиф Кобзон кабинетында эшләячәк

Сәясәтче парламентның түбән палатасына Айрат Хәйруллин һәлак булганнан соң килде.

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов мәрхүм Иосиф Кобзон кабинетында эшләячәк

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Олег Морозов Мәскәүдә Охотный рядтагы бинада мәрхүм Иосиф Кобзон кабинетында эшләячәк. Бу хакта ул үзенең Instagram аккаунтында язган.

«Думадагы эш урыным. Минем дустым һәм көрәштәшем, бөек Иосиф Кобзон кабинеты. Аның вафатыннан соң ул буш торган иде. Әгәр Иосиф Давыдовичның рухы монда булса, димәк, ул миңа ярдәм итәчәк. Кобзон исән вакытында да шундый иде», — дип язган Олег Морозов.

Татарстаннан экс-сенатор Олег Морозов Түбән Кама бер мандатлы округы буенча көзге сайлауларда җиңгәннән соң парламентның түбән палатасына мандат алды. Аның өчен 279,4 меңнән артык сайлаучы тавыш бирде, бу гомуми тавышлар санының 73,42 процентын тәшкил итә.

Түбән Кама округы буенча Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар 2020 елның февралендә Айрат Хәйруллин авиаһәлакәттә үлгәннән соң уздырылды. Айрат Хәйруллин утырган вертолет Татарстанның Лаеш шәһәре янында Куйбышев сусаклагычы бозы өстендә һәлакәткә юлыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100