news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Балтачта сайлаучылары белән очрашты

Ул “Бердәм Россия” партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үзенә гозер белән килгән ундүрт кешене кабул итте.

(Балтач, 1 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Балтачта сайлаучылары белән очрашты. Ул “Бердәм Россия” партиясенең Балтачтагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә үзенә гозер белән килгән ундүрт кешене кабул итте, дип яза җирле басма.

Килүчеләр яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, яңа урамнарга газ кертү, авыл клубларын һәм мәктәпләрен ремонтлау ише проблемаларны хәл итүдә ярдәм сорады. Шәхси үтенечләр дә булды. Депутат аларны хәл итүдә ярдәм ышандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot